Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмгә изге теләк

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Россия көне белән ихластан котлыйм!

Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме илебезнең көчен һәм бердәмлеген гәүдәләндерә. Без бөек тарихлы һәм бай мәдәниятле илдә, рес-публикада яшәвебез һәм эшләвебез, хәзинәләргә бай Ватаныбыз белән горурланабыз. Соңгы елларда Россия, Татарстан белән бергә районыбыз да матур үзгәрешләр кичерде. Татарстанның тотрыклы рәвештә алга баруы һәм илнең куәтен ныгытуга көннән-көн зуррак өлеш кертүе аның авыллары һәм районнарының да уңышлы эшләвенә бәйле.

Район халкының тормыш-көнкүреше яхшыра, белем алу өчен уңайлыклар арта. Алга таба да илебезнең иминлеге хакына игелекле хезмәт куеп, районыбыз, республикабыз, бөек Россиянең алга баруына үзебездән өлеш кертербез дип ышанам.

Әлеге бәйрәм көнендә барыгызга да ихлас күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, иртәге көнгә ышаныч һәм игелекле эшләрегездә яңа уңышлар телим!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев