Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач районы көнлек савымны 400 тоннага җиткерүгә иреште!

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов балтачлыларны котлап, телеграмма юллады.

Алдан хәбәр иткәнчә, Балтач районы, көнлек савымны 400 тоннага җиткерүгә иреште.

Бу уңайдан балтачлыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов котлап, телеграмма да юллады. Бу уңыш терлекчеләребезнең, белгечләр һәм хуҗалык җитәкчеләренең уртак хезмәт җимеше.

«Сөтчелектә озак еллар тупланган тәҗрибәләренә тугры калып, әлеге тармакны үстерүгә зур өлеш керткән районыбызның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре: Татарстан, Кызыл юл, Кама, Дуслык, Игенче, Сосна, Тимирязев исемендәге, Бөрбаш, Маяк җәмгыятьләрен билгеләп үтәсем килә. Җитештерү буенча күрсәткечләребезне һәрчак яхшыртып, хезмәт биеклекләрен саклап эшләргә язсын. Хезмәтегез өчен рәхмәт, Сезгә, хөрмәтле уңганнарыбыз!» - ди район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 400 тонна