Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач районы халкына Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр

Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.

ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.

Балтач район халкы «ВКонтакте» дәүләт төркемнәреннән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале – Балтач муниципаль районының рәсми төркеме https://vk.com/baltasi_official

Район башлыгының матбугат сәркатибе дәүләт төркемнәренең өстенлекләре турында сөйләде: 
“Дәүләт паблигы - ул хакимият органының рәсми аккаунты. Безнең районда бу Балтач районының рәсми төркеме https://vk.com/baltasi_official. Биредә районның актуаль яңалыкларын бастырабыз, халык белән аралашабыз, сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә җавап бирәбез. Әлеге мөрәҗәгатьләр төрле бурычларны оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә, мәсәлән, урамнарны, паркларны вакытында җыештыру, урам утларын яндыру, җәяүлеләр сукмакларына тәртип салу. Шулай рәсми төркемдә район, авыл тормышы вакыйгалары һәм мәдәни чаралар турында актуаль мәгълүмат табарга мөмкин.”
Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти. Дәүләт паблигы хакимият органнары һәм халык белән ике арада күпер булып тора.

erid: 2Vtzqwgny8L

#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәсми төркем

erid: 2Vtzqv1AZW9