Балтач муниципаль районы башлыгы карары
2012нче елда игеннәрне урып-җыю эшләренең һәм көзге җир эшкәртүнең сыйфатын тикшерү буенча комиссияләр төзү турында:
Урып-җыю эшләрен үз вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгуның һәм көзге җир эшкәртүнең гаять мөһимлеген исәпкә алып, түбәндәге составта район комиссияләрен төзергә.
1 нче комиссия
Галиев Н.М. - «Хезмәт» газетасының баш редакторы (комиссия рәисе).
Гатауллин Р.З. - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консуль-
танты.
Әхмәдиев Э.Р. - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең әйдәүче белгече.
Гәрәев Н.Н. - «Татарстан» агрохимик үзәгенең баш белгече.
Гатиятуллин Ф.Р. - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ИКС РИВЦ белгече. Әсхәтов Р.С. - район үсемлекләрне саклау станциясенең баш агрономы.
Рәхимҗанов Р.Г. - АПК хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе.
2 нче комиссия
Сабирҗанов Н.Н. - муниципаль район башлыгы урынбасары (комиссия рәисе). Гарипов М.М. - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы. Фәхретдинов Р.Г. - «Дәүләт техник күзәтчелеге»нең Балтач районы буенча инспекциясе башлыгы. Шакирова З.Г. - «Хезмәт» газетасының баш редактор урынбасары.
Нуриев Р.М. - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең хезмәтне саклау буенча баш инженеры. Мөхәрләмов К.Ш. - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты. Урып-җыю эшләрен һәм җир эшкәртүне контрольгә алу комиссияләренә түбәндәгеләрне йөкләргә:
- урыннарда тикшерү нәтиҗәләре буенча җитәкчеләр, белгечләр, комбайнчылар һәм механизаторлар катнашында йомгак ясарга;
- тикшерү материалларын «Хезмәт» газетасында һәм «Кайтаваз» радиостудиясе радиотапшыруларында киң яктыртырга;
районның авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләренә комиссияләр эшчәнлегенә булышлык итүне тәкъдим итәргә.
Бу карарның үтәлешен контрольгә алуны үземә калдырам.
Балтач муниципаль районы башлыгы М.Х.ЗАРИПОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев