Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачның полиция хезмәткәрләре котлаулар кабул итте (+фото)

Котлыйбыз!

Полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләде, полиция хезмәткәрләренә авыр эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете теләде. Аеруча тырыш хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медальләр тапшырды. Җитәкче урынбасары Фәнис Газизуллин Мактау таныклыгына лаек булды. Отставкадагы эчке эшләр подполковнигы Ансар Гыйззәтуллинга озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт белдерелде. Полиция капитаны Ләйсән Сәләхова һәм полиция майоры Наил Фәйзрахманов беренче дәрәҗә  "Хезмәттәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде. Полиция лейтенанты Марсель Зарипов, полиция подполковнигы Илнур Җиһаншин, полиция капитаны Булат Хәбибрахмановка икенче дәрәҗә "Хезмәттәге казанышлары өчен" медале тапшырылды. Полиция капитаны Заһир Шәйхетдинов өченче дәрәҗә "Хезмәттәге казанышлары өчен" медаленә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев