Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта «Йөкле хатын-кызлар көне» дигән чара узды (фото)

Гүзәл затларга ЗАГС хезмәткәрләре, «Наз» үзәге психологы консультацияләр бирде.

Бүген Балтач районы ЗАГС бүлегендә Гаилә елы һәм "Бөтенрәсәй йөкле хатын-кызлар көне" уңаеннан чара узды. 

Җылы очрашуның беренче өлеше әңгәмә-аралашу формасында узды. Балтач үзәк район хастаханәсе акушеркасы Светлана Ишмурзина катнашучылар белән эчтәлекле әңгәмә уздырды. Район ГХАТ бүлеге баш белгече Раушания Нәкыйпова бала тууны теркәү буенча "Суперсервис" хезмәте белән таныштырды, "Наз" үзәге хезмәткәрләре йөклелек чорында организмда эмоциональ фонның үзгәрүе турында психологик - тест уздырдылар.

Белгечләр белән аралашудан соң, булачак әниләр чәчәкләр өчен вазаларны бизәү буенча мастер-класста катнаштылар. 

Бала тууны түземсезлек белән көткән хатын-кызлар өчен мондый чаралар: алар өчен уңайлы шартларда консультацияләр, кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләү, аралашу бик мөһим.

Җылы очрашуны  ГХАТ бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова матур теләкләр белән тәмамлады:
Без һәр гаиләдә бала тууын шатланып, сөенеп каршы алабыз. Барлык назны, йөрәк җылыбызны, гомеребезне балаларга багышлыйбыз. Балалар бары тик бәхеткә генә үссеннәр, ата-анага игелекле, мәрхәмәтле булып, халык ихтирамын казанып, илебезгә хезмәт итүчеләр булсыннар иде дип телибез.
Бала туган йортта гел шатлык, сөенечләр генә булсын, һәр сабый әти-әнисенең парлы бәхетендә үссен. Сезгә дә, хөрмәтле булачак әниләребез, нарасыйларыгызны исән-сау алып кайтып, илгә-көнгә игелекле уллар-кызлар үстерергә язсын. Йортларыгыз балаларыгызның шат тавышыннан гөрләп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев