Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта СВОга җибәрү өчен ау мылтыклары җыялар

Мылтыкларны тапшыру өчен Балтачта Татарстан Республикасы Росгвардиясе фонды инспекторы Фәрит Гариповка 2-56-61 яисә 89872-27-24-55 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә районыбыз халкы мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтә. Ярдәм йөзеннән, хәрби операциядә катнашучыларыбыз тагын бер өлкәдә булышуны сорыйлар.

Бүгенге көндә бәрелешләрдә дроннар һәр ике яктан да киң кулланылына. Дошман ягыннан җибәрелгән очкычларны юкка чыгаруда ау мылтыклар файдалану күпкә отышлы, дип расланган. Шунлыктан, районыбыз аучылары, мөмкин булса кулда булган мылтыкларны нәкъ менә үзебезнең егетләргә тапшыруны оештырсак иде.

Мылтыкларны тапшыру өчен Балтачта Татарстан Республикасы Росгвардиясе фонды инспекторы Фәрит Гариповка 2-56-61 яисә 89872 27 24 55 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның янына килгәндә, мылтык белән бергә аны куллану өчен бирелгән рөхсәт кәгазен алып килү сорала.

Сугышчыларыбызга ау мылтыклары рәсми рәвештә килешү нигезендә тапшырыла.

Игътибар, мылтыклар белән бергә алар өчен алынган патроннарны да тапшыру кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев