Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БДИ һәм төп дәүләт имтиханы буенча карар кабул иттеләр

Имтиханнар кала, әмма аларны яңарталар, дип яза “Комсомольская правда”.

9нчы сыйныфта йомгаклау иншасы һәм әңгәмәсен калдыралар. Үзгәрешләрнең төгәл срокларын әлегә атамаганнар, бары тик ориентирны гына билгеләгәннәр — 2030 елдан да соңга калмыйча. Һәм «эчтәлекле үзгәрешләр» 2025 елгы БДИ һәм ОГЭга кагылмаячак, дип ышандыралар.

Хөкүмәттә ОГЭ конструкциясен үзгәрү турында бик күп көннәр баш ваттылар, ләкин берни дә үзгәртмәскә булганнар — ике мәҗбүри предмет һәм икесе сайлау буенча булачак. БДИга бер имтиханга база математикасы һәм профильле имтиханны кире куймакчылар.

Кайчандыр 11 сыйныф укучылары математика гына тапшырдылар. Аннары гуманитарийлар мехматларда укырга җыенмыйбыз дип, аттестат өчен җиңеләйтелгән вариантны эшләргә сорадылар. Шуннан ике БДИ ясадылар — база математика һәм профильле.

Ә хәзер кире бер имтихан итмәкчеләр, анда җиңел өлеш булачак («база» аналогы) һәм катлаулы (профиль тибындагы). Беренчесен барысы да яза, ә икенчесен — теләк буенча, әмма өстәмә баллар өчен. Яңа модельгә рәсми рәвештә рөхсәт бирәчәкләр, ә 2026 елга нәтиҗәләрне тәкъдим итеп, кирәкле идеяме-юкмы икәнлеген хәл итәчәкләр.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди