18нче гыйнвар - Бөтендөнья кар көне, икенче төрле аны Халыкара кышкы спорт төрләре көне дип тә атап йөртәләр.
Бу әле иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Аны 2012нче елда Халыкара чаңгы спорты федерациясе ел да уздыру тәкъдимен кертә. Бу билгеле, хуплап кабул ителә һәм бәйрәм чараларына елдан-ел төрле илләрдән катнашучылар өстәлә.
Әлеге көндә шулай ук табигать кочагында кызыклы бәйгеләр, ярышлар, уеннар һәм төрле күңел ачу чаралары оештырыла. Халыкны актив рәвештә кышкы спорт төрләренә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә массакүләм эш башкарыла.
Бөтендөнья кар көне - аклыкка төренгән серле җиһаннан илһам алып, сокланырга, кар яуганга ихлас күңелдән шатланырга, һәм иң мөһиме, киләсе кышкы сезонга кадәр җитәрлек тәэсирләр, уңай эмоция алырга мөмкинлек бирә.
Фото: http://ivpromedia.ru/calendar/56-vsemirnyj-den-snega-world-snow-day
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев