Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген пешекчеләр көне – матур бәйрәм, тәмле бәйрәм!

20 октябрь — Халыкара пешекчеләр көне.

Пешекчеләр көне – матур бәйрәм, тәмле бәйрәм! Әлеге дата 2004 елда Дөньякүләм кулинарлар берләшмәсе тәкъдиме белән теркәлә. Миллионлаган пешекче-кулинарлар бүгенге көндә бар халыкны рәхәтләнеп тәмле ризыклар белән сыйлый.
Пешекче һөнәре – мәңгелек һөнәр ул, бик борынгы да әле. Тарихта тәүге рецептлар Вавилонда, Борынгы Египтта һәм Кытайда барлыкка килгән дип язылган. Кайберсе кәгазь битләрендә безнең көннәргә дә килеп җиткән, теләге булганнар бүген дә фараон яки император ашаган ризыкларны пешереп, татып карый ала.
Безнең районда да пешекчеләр бик күп, көндәлек меңәрләгән кулланучыга хезмәт күрсәтүче район җәмәгатьчелек туклану предприятиесендә менә 18 пешекче эшли, алар «Чәй йорты»нда район халкын искиткеч тәмле камыр ризыклары белән сыйлый (биредә башка төр ризыклар да бар), «Балтач» кафесында бәйрәм мәҗлесләренә мул табыннар әзерли, клиентларына кайнар аш-су тәкъдим итә. Ашханәләре булган оешма - предприятиеләрдә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, мәгариф учреждениеләрендә эшләүче пешекчеләребез дә олы хөрмәткә лаек. «Айдат», «Радик» сәүдә үзәкләрендә һәм дә күпсанлы шәхси кафеларда эшләүче пешекчеләрнең ризыклары һәрвакыт тәмле, туклыклы була. Әле алай гынамы, өй шартларында заказга тәмле ризыклар әзерләп, райондашларыбызны куандыручылар никадәр! Аннан кичләрен, өйгә кайткач, һәм ялларда да һәрбер хатын-кыз башына яулык урап, алъяпкычын ябып уңган пешекчегә әверелә. Ир-егетләребез арасында да ашарга пешерүчеләрне үз итүчеләр бар. Кыскасы, бик популяр, киңкырлы бәйрәм бу. Мул тормышның кадерен белеп, исән-сау булып, елларга иминлек теләп бәйрәм итәргә язсын.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле пешекчеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев