Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген район мәдәният үзәгендә Өлкәннәр көне узды (+бик күп фото)

“Әби-бабаларыбыз исән булганда, үзебезне аларның акылы, зиһене, игелеге, нуры саклаган -яклагандай хис итәбез. Барлык бәла-казалардан аралап, тормыш сукмагыннан безне җитәкләп баручылар да сез. Рәхмәт сезгә, барысы өчен дә!”

Һәр бәйрәмнең нуры булган алып баручылар Раил Садыйков белән Лилия Закирова бүген район мәдәният үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмгә зал тулы кунакларны әнә шундый җылы, ягымлы сүзләр белән алып кереп китте. Бүгенге бәйрәмдә ни генә булмады, бакчаларда тәгәрәп үскән кабаклардан әзерләнгән күргәзмәгә сокланып, Балтачтан Әмирхан һәм Азамат Закировлар үстергән кабактан кулланучылар җәмгыяте пешекчеләре пешергән кечкенә бәлешләрне ашап туймаслык иде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм дә депутатыбыз Камил Нугаев өлкәннәребезгә изге теләкләрен җиткергәннән соң, озак гомер кичерүче өлкән яшьтәге парларны котладылар, республикакүләм үткәрелеп килүче “Балкыш" фестивале лауреатларын котлау, шушы көннәрдә генә туган көнен билгеләп үткән җәмәгать эшлеклесе Гөлсем Миңнебаеваны хөрмәтләү ямьле бәйрәмне тагын да бизәде. Илләргә тынычлык иңеп, янәдән бәйрәмнәрдән алган тәэсирләрне бик озакка җиткереп яшәүләр насыйп булса иде.

erid: 2Vtzqwgny8L

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9