Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм уңаеннан изге теләкләр

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Юкка гына сезнең бәйрәм яз аена туры килмидер, чөнки сез, мәдәният хезмәткәрләре, кешеләрдә язгы табигатьтәй матурлык тойгылары уятасыз, кәеф чыганагы булып торасыз. Җәмгыятьнең рухи үсешенә, мәдәни мирасны саклап, киләчәк буынга җиткерүдә йогынты ясаучы буларак, сез, районыбыздагы төрле милләт вәкилләренең милли гореф-гадәтләрен барлап, популярлаштырып торуда зур өлеш кертәсез.
Дәүләт программасы кысаларында районда яңа мәдәният йортлары сафка басты, күбесе ныклап төзекләндерелде. Кечкенә авылларда күпфункцияле үзәк кысаларына кертелгән сәхнәләребез дә, зур мәдәни учаклары белән беррәттән, гөрләп эшли икән, димәк, районыбыз мәдәнияте яши, чәчәк ата. Кайсы гына өлкәне алма, мәдәният үзәгеме, сәнгать мәктәбе, китапханә, музейлар... Бездә аларның һәммәсе дә үз эшләрен максатчан башкара, хезмәтләрендә уңышларга ирешә.
Район мәдәният тормышы үсешенә үзеннән өлеш кертүче һәркемгә рәхмәт белдерәм. Барыгызда да ныклы сәламәтлек, озын гомер, яңа идеяләр, алдагы көнгә ышаныч, иҗади уңышлар телим. Еллар имин, дөньялар тыныч булсын! Бәйрәмегез белән!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев