Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Динара, Ландыш һәм Ярослав премия алачак. Ни өчен?

Балтач урта мәктәбеннән — Динара Кәримова, Ярослав Иванов һәм Норма мәктәбеннән Ландыш Хәбибуллина Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды.

Быел Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган укучыларны бүләкләячәк. Премия күләме максималь нәтиҗәгә тапшырылган фәннәр санына бәйле була, дип яза Татар-информ. 

«Бердәм дәүләт имтиханында максималь нәтиҗәгә ирешкән быелгы чыгарылыш укучыларын республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бүләк көтә: аларга җыелган нәтиҗәне исәпкә алып, 15, 25, 35 мең сум күләмендә бер тапкыр премия түләнәчәк», – диде Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Татарстанда барлыгы 342 укучы бер фәннән булса да 100 балл җыйган, алар арасында ике укучы кыз өч фән буенча да максималь нәтиҗәгә ирешкән.

Исегезгә төшерәбез, Балтач урта мәктәбеннән — Динара Кәримова, Ярослав Иванов һәм Норма мәктәбеннән Ландыш Хәбибуллина Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. Динара белән Ландыш рус әдәбиятынна, Ярослав исә физикадан 100 балл җыюга ирешкән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев