«Фикердәшләр» клубы үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә (бик күп фото)
«Фикердәшләр»нең активисты Ләйсән Хәйруллина бу юлы да кадерле җырчыларына кәрҗин тулы бүләк әзерләгән.
Бүген Кариле авылында зур бәйрәм, «Фикердәшләр» клубы үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Нәкъ егерме ел элек алар мәдәнияткә-сәнгатькә, иҗатка, спортка аяк басты, нәкъ егерме ел алар җәмгыятькә ныклы адымнар белән атлап керде һәм лаеклы рәвештә үз урыннарын тапты. Аларны хәзер җитәкчеләр дә дусларыбыз дип атый.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов, «Балтач нуры» мәчете имамы Илгиз хәзрәт бәйрәмне зурлап килгәннәр, район башлыгы Рамил Нотфуллин күчтәнәчләр дә җибәргән.
«Фикердәшләр» клубы җитәкчесе — Чулпан Габделганиева, күпкырлы шәхес, клубның эшен нәтиҗәле итүгә үзеннән гаять тә зур өлеш кертүче. Чулпан бәйрәмгә танылган җырчыларны да чакырган. Эльвира Хамматова, Игорь Дмитриев, Илгәрәй һәм башка җырчылар бәйрәмне ямьгә күмде, алар хәйрия кысаларында «Фикердәшләр»гә җыр-моң бүләк иттеләр.
Чулпан һәркемгә дә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. «Раил» кафесы җитәкчесе Гөлфия Нәсыйхова да елдагыча ташламалар белән куандыра. Район мәдәният хезмәткәрләре, танылган алып баручы Айсылу Әсәдуллина, биюче йолдызлар Гөлчәчәк һәм Рөстәм Хәсәновлар бәйрәмне башкорт биюләре белән бизәде. Матур эшләрнең нәтиҗәләре дә куанычлы, бәйрәм итәрлек була, «Фикердәшләр» моның шулай икәнлеген кат-кат раслады инде.
Норма урта мәктәбеннән укучы балаларның татар халык биюе башкарулары нур өстенә нур булды, «Фикердәшләр»нең активисты Ләйсән Хәйруллина бу юлы да кадерле җырчыларына кәрҗин тулы бүләк әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев