Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!
1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Шушы вакыт аралыгында безнең яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән-көн үсеш алганын, республикабызның Россиядә генә түгел, Бөтендөнья күләмендә таныла баруын күреп торабыз.
Россия һәм республика күләмендә гамәлгә ашкан программалар республикабызның, шул исәптән районыбызның социаль-икътисадый мәсьәләләрен хәл итүгә этәргеч ясый. Райондашларыбыз бу программалардан файдаланып, тормыш-көнкүрешләрен яхшыртуга ирешәләр.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгына игътибар артты. Балтачлылар, гадәттәгечә, хезмәттә сынатмыйлар. Авыл хуҗалыгындамы, башка тармактамы - кайда гына эшләсәләр дә, тырышып хезмәт куялар. Шушы фидакарьлекләрегез өчен сезгә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм.
Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәвегезне телим.
Рамил Нотфуллин,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев