Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиде айлык Адилә Сабировага тиз арада ярдәм кирәк!

Нәни Алиләнең әнисе районыбызның Нормабаш авылы кызы(әтисе - данлыклы тракторчы, бакыйлыкка күчте, әнисе авылда шәфкать туташы).

Арча шәһәрендә яшәүче 7 айлык Адилә Сабировада кыска эчәк синдромы. Кечкенә булуына карамастан, кызга берничә катлаулы операция ясалган. Бүген ул кыйммәтле дәвалау курсы, кан тамырлары аша ашату өчен препаратлар һәм аларны кертү өчен материалларга мохтаҗ.

“Кызым дөньяга туганчы ук УЗИ үткәргән табиб анда эчәк үткәрмәүчәнлеге икәнен ачыклады. Дөньяга килү белән Адиләне балалар хастаханәсенә күчерделәр һәм операция ясадылар. Уникеилле эчәкнең зарарланган өлешен алып ташладылар. Операция уңышлы үтте, ике атнадан без өйгә кайттык. Ай ярымнан Адиләдә кисәк коса башлады. Без яңадан табибка киттек. Тикшерү нәтиҗәләре нечкә эчәклек үткәрмәүчәнлеген (непроходимость тонкого кишечника) һәм эчәкнең бер өлешенең үлүен (некроз кишки) күрсәтте. Хирурглар аңа өч операция ясады. Эчәклекнең күп өлешен алып ташларга туры килде. Шул сәбәпле кызыбызның организмы сабыйлар азыгын үзләштерә алмый. Эчәклек тиешенчә эшли башласын өчен вакыт кирәк. Бүген Адилә азыкны кан тамырлар аша (внутривенно) ала. Аз-азлап смесь та бирә башладык. Бүгенге көндә Адиләгә кыйммәтле дәвалау курсы, кан тамырлары аша ашату өчен препаратлар һәм аларны кертү өчен материаллар кирәк. Кызганычка каршы, алар ташламалы дарулар исемлегенә кертелмәгән. Безнең гаилә өчен бу зур сумма. Гаиләдә ирем генә эшли. Ике балабыз бар. Мин балаларны карыйм. Зинһар, ярдәм итегез”, – ди Адиләнең әнисе Ләйсән Сабирова.

Бер елга җитәрлек дәвалау курсы 2 370 403 сум тора. Гаилә 1 892 287 сумны җыя алган инде. Бүгенге көндә 478 116 сум акча кирәк.

Ярдәм итү өчен реквизитлар: Сбер картасы 2200 5301 4814 9263 Сабирова Лейсан Ракифовна,

89372865947 номерына беркетелгән.

Булдыра алганча сабыйга ярдәм кулы сузыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев