Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Камалылар көндәлек сөт сату буенча 15 мең тонна чиген узган!

Айлык йомгаклау киңәшмәсе узды.

Бүген Балтач район советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе, җәмгыять рәисләре, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында районның авыл хужалыгы җәмгыятьләренең терлекчелек буенча эшчәнлегенә ел башыннан җентекләп нәтиҗә ясады.

Җитди сөйләшүгә тотынганчы, район башлыгы Рамил Нотфуллин көндәлек сөт сату буенча район ярышында җиңүче «Кама» хуҗалыгын, аның җитәкчесе Рәкыйп Нәҗиповны бүләкләп узды. «Кама" хуҗалыгы көндәлек сөт сату буенча 15 тонна чиген узган. Афәрин! 

Айлык йомгаклау киңәшмәсе эшендә «Лира Фарм» җәмгыяте вәкиле Дмитрий Яковлевич терлекләрне эффектив тукландыруны заманча тенденцияләргә нигезләнеп сөйләде, коллегасы Нияз әфәнде җәмгыятьләрне бу юнәлештә бергә эшләргә чакырды.

Киңәшмәдә терлекчелек тармагында соңгы хезмәт ае эшчәнлегенә тулы йомгак ясалды, районның баш ветеринария табибы үзенең чыгышында соңгы вакытта чыккан чирләрне бәян итте, ветеринар-санитария буенча оештырылган эшчәнлекнең торышына анализ ясады, идарә җитәкчесе үзенең анализ-фаразлары белән киңәшмә эшен баетты.

Агымдагы ел башыннан авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә тулаем 82 мең 587 тонна сөт, 4 мең 838 тонна мөгезле эре терлек ите җитештерелгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сөт җитештерүдә 8%, ә ит җитештерүдә 5% үсеш күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев