Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләчәк яшьләр кулында

Айсылу Нуриева: «Балалар хезмәт тәрбиясе белән үсәргә тиеш»

Июньнең соңгы шимбәсе Рәсәйдә Яшьләр көне буларак бәйрәм ителә. Быел ул 29 июньгә туры килә. Ә безнең Балтачта бәйрәм 26 июнь көнне бистәбезнең «Сабантуй» ял паркында билгеләп үтелде. Бәйрәм уңаеннан, яшьләр тормышы белән кайнап яшәүче районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Айсылу Исрафил кызы Нуриева белән әңгәмә үткәрергә булдык.

— Айсылу Исрафиловна, яшьләр өлкәсендә Сез эшкә килгән еллар белән хәзергесе ничек аерыла?

— Мин эшкә килгәндә бер генә — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы гына иде, ә хәзер ике министр-лык — яшьләр эшләре министр-лыгы һәм спорт министрлыгы. Бүгенге көндә яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә Рөстәм Рафис улы Заһидуллин җитәкчелегендә ике белгеч хезмәт куябыз. Хәзерге заманда яңалыклар агымы белән бергә атлыйбыз. Безнең эш тә һәрвакыт шундый булуны таләп итә. Яшьләр белән бер дулкында булырга тырышабыз.

— Районда яшьләр буенча эш ничек куелган һам аның тормышка ашуы ни дәрәҗәдә?

— Яшьләр белән эш яшьләргә гражданлык, патриотик тәр-бия бирү, сәләтле яшьләрне үстерү һәм аларга ярдәм итү, яшүсмерләр арасында наркомания, алкоголизм һәм тәмәке тартуга каршы көрәш, бу уңайдан профилактика-аңлату эшләре алып бару, яшүсмерләр, яшьләр арасында хокук бозуларны булдырмауны профилактикалау, яшьләр үзидарәсен үстерү, яшьләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итү, ирекле волонтерлык хәрәкәтен җәелдерү, экстремистик эшчәнлек турында аңлатулар, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, физик үсеш, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшьләрнең ялын һәм сәламәтлеген кайгыртуны оештыру, яшүсмерләр, яшьләр клубы үзәге системасын һәм студентлар хәрәкәтен үстерү, грант конкурсларында катнашу юнәлешләре буенча башкарыла. Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырганда яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мәгариф, мәдәният, социаль яклау, ЗАГС бүлекләре, авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр белән хезмәтәшлек итәбез. «Хыял» яшьләр үзәге, «Факел» яшүсмерләр клубы, «Форпост» үзәге яшьләребез белән ел дәверендә күп кенә чаралар уздыра. Яшьләребез бу чараларда актив катнашып килә. Шулай ук район яшьләр парламенты яшьләргә программаларны, инициативаларны, социаль проектларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтә. Район студентлар Советы вәкилләре белән төрле чаралар, төрле проектлар тормышка ашырыла.

— Авылда яшьләр калмаска тырыша, бу юнәлештә яшьләр бүлеге нинди эшләр башкара?

— Әйе, бу күпләрне борчый торган сорау. Яшьләр белән очрашу вакытларында әлеге сорау аларның үзләренә дә бик еш бирелә. Яшьләрне авылда эш булмау, булса да түбән хезмәт хакы түләнүе, үсәргә мөмкинлек чиклелеге, шәһәрдәге кебек инфраструктураларның булмавы, торак мәсьәләләре кебек факторлар читкә китәргә этәрә. Без, үз чиратыбызда, булган эш урыннарын тәкъдим итәргә тырышабыз, районыбызда яшьләребезгә үз эшләрен ачып җибәрергә дәүләтебез дә ярдәм итә. Бистәбездә ял итү өчен йөзү бассейны, спорт залы, спорт мәйданчыкларыбыз, футбол стадионы, яктыртылган чаңгы трассасы, паркларыбыз бар. Торак мәсьәләсенә килгәндә, районыбызда торак буенча берничә программа эшләп килә. Форсаттан файдаланып, республикакүләм «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы турында әйтеп үтәсем килә. Бу программада катнашуның төп шарты булып, ир белән хатынга 35 яшь тулмаган, гаилә яши торган торак 18 кв.метрдан арт-маска тиеш. Әлеге программада катнашучы гаилә Татарстан Республикасының теләсә-кайсы почмагында йорт, фатир сатып алырга яки йорт төзергә хокук-лы.

Барлык мәгълүматлар буенча сорауларны 8(84368)2-45-96 номерына шалтыратып белешергә яки район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә (221нче бүлмә) мөрәҗәгать итәргә була.

— Кичләрен яшьләр урамда, я «Магнит» кибетендә... Район яшьләренең кичке тормышына карата фикерегез?

— Үзебезнең учреждениелә-ребез яшьләр өчен кич белән төрле чаралар, спорт ярышлары, тематик дискотекалар уздыра. Шулар арасында бернәрсә белән дә кызыксынмаган яшьләр дә була. Алар урамда, кибет янында ял вакытларын үткәрә, шуны аралашуның бер чарасы итеп күрә.

— Ел да Яшьләр көнен зурлап үткәрәсез, быел да зурдан кубып үтте ул…

— Яшьләр көне уңаеннан ел саен районыбызда «Zoor Zoom» компаниясе белән берлектә матур бәйрәм чарасы уздырыла. Быел бәйрәмне яшьләр форумыннан башлап җибәрергә булдык. Районыбызда эшмәкәрлек эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан, яшь эшмәкәрләр белән очрашу булды. Гаилә елы уңаеннан, гаиләләр арасында Коляскалар парады оештырылды. Иң актив булган яшьләребезне котлау, беренче тапкыр паспорт алучыларга паспорт тапшыру, бәйрәм тирәсендә өйләнешкән парны котлау һәм «Zoor Zoom» чакырган республика җырчыларының чыгышлары нур өстенә нур булды. Яшьләребезгә бу бәйрәм бик ошый.

— Патриотизм яшьләргә ничек тәэсир итә, бу юнәлештәге хезмәтләрегез?

— Бүгенге көн кадагында булган патриотик тәрбия яшьләребезгә кечкенәдән үк салынырга тиеш дип саныйм. Туган җиребезне, туган илебезне ярату, аны дошманнардан яклау, аңа карата соклану хисләре уяту — бу безнең төп бурычыбыз булып тора. Районыбызда яшь волонтерларыбыз бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә сәлам хатлары язып җибәрә, гуманитар ярдәм җыюда, маскит сеткалар үрүдә, махсус ашлар әзерләүдә, шәмнәр ясауда, матди ярдәм күрсәтүдә, гуманитар ярдәмне сугыш кырларындагы солдатларга илтеп бирүдә бик нык булыша. Районыбызда патриотик рухта тәрбияләнгән яшьләрнең булуы шатландыра. Яшьләребезгә патриотик тәрбия бирү буенча учреждениеләребез тарафыннан физик әзерлек буенча ярышлар, пневматик мылтыктан ату ярышлары, сугыш һәм тыл ветераннары, армия сафларында хезмәт иткән гражданнар белән очрашулар, төрле гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр белән бәйрәмнәре уңаеннан спорт ярышлары, спартакиадалар уздырыла. «Форпост» үзәгенә йөрүче яшьләребез һәр чарада җәмәгать тәртибен саклауда актив катнаша.

— Сез өч бала әнисе, балаларыгыз яшьләр тормышы эчендә кайный, быел Гаилә елы булганлыктан да бераз үзегез турында да әйтеп үтегезче?

— Эшем яшьләр белән бәйле булгач, үз балаларымны да шул эшләргә тартырга тырышам. Кызым да, уртанчы улым да җыр-моңга гашыйк кешеләр, төрле конкурсларда катнашалар. Төпчек улым җәмәгать тәртибен саклауда актив катнаша. Кызым да бүгенге көндә районыбыз оешмасында хезмәт куя. «Нишләп Казанда эштә калмадың?» — дигән сорауга, «Көн саен җәяүләп, туган якның һавасын сулап эшкә баруы гына да үзе ни тора, Балтач иң матур җир бит ул», дип җавап бирә кызым. Балалар хезмәт тәрбиясе белән тәрбияләнеп үсәргә тиеш саныйм. Мин күп вакыт эштә булу сәбәпле, аларга бар эшне үзләре эшләп үсәргә туры килде, ул аларны мөстәкыйль булырга, эшләренә җаваплы карарга, бердәм булырга өйрәтте.

— Айсылу Исрафиловна, Яшьләр көне уңаеннан оештырылган әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, эшегездә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр көне яшьләр бәйрәм белән