Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Корбан гаете белән

Мөхтәрәм райондашлар! Мөселман кардәшләр!

Районыбызның барлык мөселман халкын бәрәкәтле изге бәйрәм - Корбан гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә кылган гыйбадәтләрне, укыган барлык догаларны, чалган корбаннарны кабуллардан кылсын!

Корбан гаете мөселман бәйрәмнәренең олысы, затлысы, нурлысы. Һәм аны быел да һәр җирлектә дә зурлап үткәрәчәкбез. Хәзер исә районыбызның һәрбер авылында диярлек иман йортлары бар, алар авыл халкын тәрбияләү белән беррәттән яшь буын күңеленә иман һәм тәрбия орлыклары салуда да рәхимле хезмәт куя.

Корбан гаете мөбарәк булсын! Мәчетләребез тулып торсын, авыллар өстендә азан моңы тынмасын. Кылган догалар аша яшәешебезгә көч-куәт, илһам өстәлсен. Изге бәйрәмебез игелекле эшләргә, гамәлләргә өндәсен, киләчәк көннәргә якты өметләр алып килсен. Ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек, иминлек, гаилә бөтенлеге, йортларыгызга бәрәкәт телим.
Ихтирам белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250