25 августта Җәлилчеләрнең батырларча һәлак булуына 70 ел тула.
1944 елда шушы көнне 12 сәгать 6 минутта өч минут аерма белән, Плетцензее төрмәсе гильотинасында Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәшенең башлары чабылган. Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров - менә алар унбер батыр татар егете!
Аларның мәңгелек җырга әйләнгән исемнәре хәтерләрдән җуелырга тиеш түгел. Бу көнне, елдагыча, Казанда, Муса Җәлил һәйкәле янында зур митинг булачак.
Фото: http://www.stihi.ru/2014/02/03/4383
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев