Машина йөртүчеләргә яңалык...
Агымдагы ел ахырына кадәр ГОСТка тиешле үзгәрешләр кертеләчәк
Автомобильдәге дәүләт номерының аскы уң як почмагында триколор 2024 ел ахырына кадәр мәҗбүри булачак, дип белдерде Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты башлыгы Александр Хинштейн.
«Агымдагы ел ахырына кадәр ГОСТка тиешле үзгәрешләр кертеләчәк», — дип ачыклык кертте ул, дип яза «Российская газета». ЮХИДИ да элегрәк номерны Россия флагыннан башка алган кешеләргә төзәтмәләр кагылмаячак, дип хәбәр итәләр.
Дипломатик корпус машиналарының кызыл номерлары өчен дә искәрмә ясалачак — аларның значогы факультатив булачак.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев