Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы һәм Дәүләт Советы депутаты кемнәрдә кунакта булды? (фото)

Җитәкчеләр күчтәнәчләр тапшырып, райондашларның имин яшәеше белән кызыксынды.

Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев хәрби хәрәкәтләрдә вафат булган райондашларыбызның өлкән яшьтәге әти-әниләрен - Түбән Субаш авылында яшәүче Гүзәлия һәм Фагыйл Гайнетдиновлар, шулай ук Арбор авылыннан Рәмзия һәм Рифат Рәхматуллиннарның хәлләрен белделәр. Аларга сабырлык, иминлек, исәнлек-саулык теләделәр.

Шулай ук Балтачта яшәүче районыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинда булды.

Җитәкчеләр Салавыч Сәрдегәнендә гомер кичерүче Венгриядәге чуалышларны бастыруда катнашкан райондашыбыз Фәйзулла Гарифуллинның да хәлен белеп, бәйрәм белән котлады.

Районыбызга эш сәфәре белән килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев белән район башлыгы Рамил Нотфуллин Россия Герое Олег Исаевның әти-әнисе — Иске Көшкәт авылында гомер кичерүче Вера Петровна һәм Николай Степанович Исаевлар янында да булды. Бәйрәм белән котлап, бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.

erid: 2Vtzqwgny8L

 

Г. Маннапова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9