Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Райондашларыбызга Балтач Сабантуенда «Мактаулы гражданин” исеме бирелде

Котлыйбыз!

Балтач Сабан туенда бик матур вакыйга традициягә керде. Ул районыбызның үсешенә үзләренең намуслы, фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән һәм шулай ук республика һәм ил күләмендә уңышларга ирешкән шәхесләргә «Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Быел бу мәртәбәле исемгә Иске Көшкәт авылында туган, Удмуртиянең Атказанган сәнгать эшлеклесе Данилов Петр Павлович, Балтач бистәсендә яшәүче атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, шагыйрә Шакирова Фәридә Гариф кызы, Смәел авылыннан атказанган агроном, хезмәт ветераны Галиев Фаварис Мөхәммәтгали улы лаек булды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев