Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәйсә белән Лилиана Халыкара олимпиадада җиңү яулады (фото)

Кызларны һәм аларның остазларын ихластан котлыйбыз!

25нче апрельдә  Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният  үзәгендә узган тантаналы чарада татар теле һәм әдәбиятыннан X Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр.   

Карадуган гимназиясенең 10 нчы сыйныфы укучысы Абдуллина Рәйсә олимпиадада беренче урын алды (укытучысы Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызы). Балтач гимназиясенеӊ 11 нче  сыйныфы укучысы Бускина Лилиана олимпиаданыӊ призеры булды (укытучысы Габделганиева Чулпан Мөдәрис кызы).

Кызларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз!!!

Фидания Сабирова,

мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев