Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Рамил Нотфуллин мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли

Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр, шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар!

Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Баланың кечкенә чагы аның дөньяны танып-белүе, шәхес буларак формалашуы өчен аеруча мөһим чор. Аның балачагының имин һәм куанычлы булуы, киләчәктә тормышта нинди юл сайлавы нәкъ менә сездән, сезнең зирәклектән, сабырлыктан, һәр сабыйның эчке дөньясын аңлый белүегездән тора.
Һөнәри бурычыгызга тугры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сезгә чын күңелдән эшләү дәртегезнең сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык, үзегезнең һәм якыннарыгызның сау-сәламәт булуын телим. Сезгә һәрвакыт һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Олы ихтирам белән район башлыгы Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250