Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республика көнендә бертөркем балтачлыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды

Котлыйбыз!

Республика көнендә бертөркем райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Балтач районы мөхтәсибе, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Фазлыев Җәлил Васыйл улына Дөньяның мәдәният Институты (Юнеско) Гыйльми советы карары белән «Мактаулы профессор» исеме бирелде.

Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен 5 бала әнисе, Пор-Көтәш авылында яшәүче Терентьева Наталья Петровна «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнде.

Актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Рәхмәтен район ветераннар советы рәисе Абдуллин Рифат Габдулла улына белдерде.

Нәтиҗәле хезмәтләре һәм районыбыз үсешенә керткән зур өлешләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җавалылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитәкчесе Нотфуллин Айнур Рамил улы;
  • Шәхси эшмәкәр Галиев Ленар Рәшит улы;
  • «Арча» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Балтач сөт-май комбинаты җитәкчесе Насыйбуллин Рәмзил Рафис улы;
  • Норма авыл җирлеге башлыгы Шәрипҗанов Радик Наил улы;
  • Балтач кулланучылар җәмгыяте идарәсенең рәисе Хисамиев Рафил Галәветдин улы;

Нәтиҗәле хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлешләре өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:

  • «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш хисапчысы Әшрапова Алсу Насим кызы;
  • «Маяк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш икътисадчысы Вәлиев Радик Вазил улы;
  • «Борбаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тракторчысы Хөснетдинов Сәлим Низаметдин улы;
  • «Сорнай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең машина йөртүчесе Җиһаншин Филсур Гариф улы

Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән «Дуслык» җәмгыятенең баш бухгалтеры Николаева Галина Германовна;

Төзелеш өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Рәхмәтен Балтач торак-коммуналь хуҗалыгының хисапчысы Вәлиева Әлфия Габделсамат кызына һәм баш инженеры Гарифуллин Фәнил Фаил улына бирелә.

Мәдәният өлкәсе үсешенә зур өлешкерткәне өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау Грамотасы белән «Балтач үзәкләштерелгән авыл клуб системасы» учреждениесенең Сосна авыл мәдәният йорты җитәкчесе Закирова Гөлнара Мансур кызы бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев