Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

РФ Дәүләт Думасы депутаты Балтачта кемнәр белән очрашты? (фото)

Эшлекле сәфәр ахырында депутат Норма җирлегендә халык белән очрашты.

Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән РФ Дәүләт Думасы депутаты И. С. Вольфсон килде.

Илья Вольфсон Арча агросәнәгать һөнәр көллиятенең Балтач филиалында да булды. Биредә төзекләндерү эшләренең кызган чагы.Тиздән бина тулысы белән заманча төсмер алачак.

Эшлекле сәфәр ахырында депутат Норма авыл җирлегенең яңа бинасында булып, җирлек башлыгы Радик Шәрипҗанов белән очрашты.

Радик Наилович РФ Дәүләт Думасы депутаты белән җанлы әңгәмә вакытында Норма, Пүскән авылларында күпфункцияле үзәк төзүне планга кертү, шулай ук Кили-Пүскән юлына салына башлаган асфальт эшләрен дәвам итү, Кили-Пүскән-Бөрбаш юлына асфальт түшәүдә ярдәм сорады.

Исегезгә төшерәбез, эш сәфәре барышында Илья Вольфсон район башлыгы Рамил Нотфуллин  белән берлектә иң элек Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллин янында булды. Балтачта төзелеп килүче футбол мәйданчыгы белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депутат