Саклык белән үткәрик
Татарстан Республикасы территориясендә 15нче декабрьдән 2013нче елның 10нче гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
Яңа ел бәйрәме якынлаша, эш урыннарында эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясала, төрле бәйрәм чаралары оештырыла. Нәкъ менә шушы чорда янгыннар килеп чыгу ихтималы кисәк арта. Шуңа күрә, дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге махсус режимда эшли башлый һәм сезне бәйрәмнәрдә үтә дә игътибарлы булырга чакыра. Ел буе көтеп алган Яңа ел бәйрәмен бозмас өчен җитәкчеләргә чараларны уздырырга җаваплы кешеләр билгеләргә, салют-фей-ерверкларны инструкция буенча ачык һавада кулланырга, юлларны кардан чистартырга, өстәмә кизү булдырырга киңәш итә. Ә райондашларны ватык электр һәм җылыту җиһазларын кулланмаска, мичләрне һәм электр җиһазларын күзәтүсез калдырмаска чакырып кала. Яңа ел бәйрәмнәре күңелле, хәвеф-хәтәрсез үтсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев