Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тиздән дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак

Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килә аласыз.

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциядә һәр кеше катнаша ала. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Быел татарча диктант сигезенче тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Узган елны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды.

Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен сайтта «катнашучы» буларак теркәлү узарга кирәк.

Билгеле көнне шәхси кабинетка кереп, текстны тыңлап, диктант яза аласыз. Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килә аласыз.

Мәйданчыкны табу өчен сайттагы картаны ачасыз һәм үзегезгә уңайлы булган ноктаны эзлисез. Диктантның көне, вакыты картада (табылган мәйданчык янында) языла, ди оештыручылар.

Әлеге акциянең оештыручысы итеп билгеләнгән кешегә diktant. tatar сайтында 5 октябрьгә кадәр теркәлергә кирәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев