Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе финалистлары билгеле

Бәйге ел саен Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен үстерү һәм саклау, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала концерты февраль аенда узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра.

Бәйге ел саен Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен үстерү һәм саклау, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

«Җәлил укулары»нда балтачлылар да актив катнаша, шигырь сөючеләр саны елдан-ел арта. Быелгы бәйге дә искәрмә булмады. 
Кариледән бертуган Раил, Раян, Раида Мәрдановлар, Галимуллина Энҗе (Балтач), Закиров Эмиль (Сосна) Җәлил шигырьләрен төрле номинацияләрдә сөйләп беренчелекне яулады.

Муса Җәлил премиясе лауреаты, районыбызның данлыклы пионер вожатые Сибәгатуллина Җәмилә икенче призлы урынга лаек булды. Шулай ук Кәримова Айсылу (Кариле), Балтач кызлары Әскарова Зилия, Сибәгатуллина Дилә, Хәбибрахманова Нәргизә дә икенче урын яулады.

Жукова Ираида (Чепья) белән Закиров Инзил (Сосна) исә өченче урынга лаек булды.

Шулай ук бәйгенең финал өлешенә үткән Балтачтан актерлык осталыгы коллективы, Галяутдинов Салават, Гәрәев Наил, Заһидуллин Рамил, Кадыров Мөхәммәд (Балтач), Иванов Мирон (Балтач), Салахова Нәсимә (Карадуган), Закирҗанова Ландыш (Балтач), Закирҗанова Таңсылу (Балтач), Муллагалиева Диләрә (Балтач), Сабирҗанова Нәргизә (БалтачКамалова Дәлия (Балтач), Гарифуллина Сәфинә (Балтач), Зиятдинова Әдилә (Норма), Әхмадуллина Мәрьям (Балтач), Шакирова Әдилә (Балтач), Яппаров Рамил (Балтач), Габделхакова Сылу (Балтач), Нәкыйпова Зәринә (Балтач), Лотфуллина Илһамия (Балтач), Гыйльманова Риана (Нөнәгәр) чыгышлары да олы мактауга лаек.

Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев