Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

Районыбызда юллар төзү һәм төзекләндерү буенча ел саен зур эшләр башкарыла, моның өчен һәрбарчагызга да ихлас күңелдән олуг рәхмәтләремне җиткерәм.

Яхшы юллар яшәү тирәлегебезнең икътисадын һәм инфраструктурасын үстерүдә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим роль уйный. Юлчыларның үз эшләрен намус белән башкарулары — автомобиль хәрәкәтенең, һәртөрле эшчәнлекнең, юлчыларның сәламәтлеге һәм иминлегенең алшарты. Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, сез юлларның торышын кайгыртасыз, юл хәрәкәтендә катнашучыларга уңайлыклар тудырасыз, әйләнә-тирәбезнең төзеклеге, матурлыгы хакына тырыш хезмәт куясыз.

Мөхтәрәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Сезгә авыр, әмма игелекле эшегез өчен янәдән ихлас рәхмәтемне белдереп, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим.

Рамил Нотфуллин, 
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм юл хуҗалыгы