Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зәйнетдиновлар гаиләсендә сөенче (фото)

Иделияне тигезлектә, мәхәббәттә, муллыкта үстерүләрен теләп калабыз.

Районыбызда үрнәк яшьләребез бик күп. Шундый яшьләребез үз тиңнәрен табып, гаилә корып, җирлегебездә яшәп калулары тагы да куанычлы.
Алинә һәм Рамил Зәйнетдиновлар да күпләр өчен үрнәк гаилә. Рамил көрәшче егетләребездән булса, Алинә иң актив яшьләрнең берсе.

Кулларыннан гөлләр тама, диләр андый уңган кешеләр турында. Нинди генә эшкә алынса да, ахырга кадәр башкара, үҗәтлеге, тырышлыгы белән зур уңышларга ирешә. Районыбыз тормышында үткәрелгән чараларда бик теләп катнаша, хәтта үзе дә мастер-класслар үткәрә. 2024 нче елның башында әлеге гаиләнең бәхете тагы да тулыланды — 5 ел элек өйләнешеп, 2 ул үстергән гаилә кызлы булды.

Без шушындый актив, тырыш, үрнәк гаиләләребез белән горурланабыз. Районыбызның тормышында кайнаганыгыз өчен, җәмгыятебезгә яңалык һәм файда китерүегез өчен рәхмәт! Алинә һәм Рамилгә уллары Гадел һәм Аяз, кызлары Иделияне тигезлектә, мәхәббәттә, муллыкта үстерүләрен теләп калабыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә елы