1 августтан Татарстан халкының тупланма пенсияләре 17,3 %ка артачак
Тупланма пенсияләр күләме 17,3% ка, ә ашыгыч пенсия түләүләре 19,3% ка артачак
1 августтан Татарстан халкына тупланма пенсияләр һәм ашыгыч пенсия түләүләре индексацияләнәчәк. Яңадан исәпләүне Россиянең социаль фонды гаризасыз тәртиптә үткәрәчәк.
Тупланма пенсияләр күләме 17,3% ка, ә ашыгыч пенсия түләүләре 19,3% ка артачак. Арту узган ел йомгаклары буенча алынган уңай инвестиция кереме белән бәйле.
Ашыгыч пенсия түләүләрен пенсия тупланмаларын уртак финанслау программасында катнашкан, ана капиталы акчаларын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлткән яки ирекле взнослар ясаган гражданнар ала. Яңадан исәпләү өчен гариза бирү таләп ителми-түләүләр автомат рәвештә арттырылачак.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев