1 гыйнвардан пенсиягә 10 мең сум өстәлә: Татарстанда бу кемнәргә кагыла
Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Димәк, кайбер пенсионерларга түләү күләме 10 мең сумнан күбрәккә артачак
1 гыйнвардан Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләренең пенсияләре 10 мең сумнан да күбрәккә артачак. Бу кемнәргә кагыла – «Татар-информ» материалында.
Декабрьдә 80 яше тулган пенсионерлар, шулай ук I төркем инвалидлар пенсияләренә шул күләмдә өстәмә алачак, чөнки аларга пенсиянең фиксацияләнгән өлеше икеләтә арта. Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан пенсиянең фиксацияләнгән өлеше 9 584,69 сум тәшкил итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, арту бары тик шушы ике нигезнең берсе буенча гына билгеләнә — йә яшь буенча, йә инвалидлык буенча.
Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Димәк, кайбер пенсионерларга түләү күләме 10 мең сумнан күбрәккә артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев