1 марттан автомәктәпләрдә өйдән торып укырга мөмкин булачак
Шул ук вакытта автомәктәпләр дистанцион укыту кертмичә генә дә эшләү хокукына ия булачак
Йөртүче булырга ниятләүчеләр 1 марттан «права» алу өчен теория өлешен, автомәктәпкә бармыйча гына, дистанцион өйрәнә алачак. Бу хакта «РИА Новости» сылтама белән «Ватаным Татартсан» яза.
Шулай итеп, булачак йөртүчеләр, яздан башлап, махсус программа (лекцияләр тыңлауны да, өлгерешне дә исәпкә алачак) ярдәмендә өйдән торып укый алачак.
Шул ук вакытта автомәктәпләр дистанцион укыту кертмичә генә дә эшләү хокукына ия булачак. Моннан тыш курсантлар автопаркларда, транспорт оешмаларында һәм укыту профиле буенча эшләүче башка оешмаларда машина йөртергә өйрәнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев