Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

1 сентябрьдән кемнәрнең пенсиясе ике тапкыр артачак?

Пенсияне арттыру өчен социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми, аны автомат рәвештә күтәрәчәкләр

Августта 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк россиялеләр сентябрьдән картлык буенча иминият пенсиясенә арттырылган түләү ала башлаячак, дип белдерде Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин «Прайм» агентлыгына. Бу хакта Татар-информ яза.

Аның сүзләренчә, фиксацияләнгән түләү күләме ике мәртәбә (8907,7 сумнан 17 815,4 сумга кадәр) артачак. Моннан тыш, 80 яшькә җиткән кешеләргә аларны караган өчен автомат рәвештә өстәмә акча билгеләнә. 2025 елда аның күләме 1314 сум тәшкил итә.

«Димәк, 8907,70 сум урынына фиксацияләнгән түләү 19 129,40 сумга тигез булачак. Шул рәвешле, августта 80 яше тулган кешеләрнең иминият пенсиясе сентябрьдә 10 221,70 сумга артачак», - дип билгеләп үтте Балынин.

Пенсияне арттыру өчен социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми, аны автомат рәвештә күтәрәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев