Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

1 сентябрьгә балалы гаиләләргә еллык түләүләр турында закон проекты Думага тапшырылачак

Түләүләрне балалары төп белем бирү программалары буенча – Россия Федерациясе мәктәпләрендә, көллиятләрендә һәм югары уку йортларында белем алучы гаиләләргә бирергә тәкъдим ителә

Дәүләт Думасы депутатлары парламент палатасына балалы гаиләләргә ел саен түләү кертергә тәкъдим итә торган закон проектын тапшырачак. Документны Дәүләт Думасына алдагы дүшәмбедә кертү ниятләнә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Инициатива авторы - Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов. Аңлатма язуыннан күренгәнчә, түләүләрне балалары төп белем бирү программалары буенча – Россия Федерациясе мәктәпләрендә, көллиятләрендә һәм югары уку йортларында белем алучы гаиләләргә бирергә тәкъдим ителә.

«Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми, шулай ук урта һәм югары белемнең көндезге формасында төп белем бирү программалы буенча белем алучы балалары булган гаиләләргә уку елы башланыр алдыннан ел саен түләү бирергә тәкъдим ителә», – диелә документта.

Миронов билгеләп үткәнчә, ата-аналарның балаларын мәктәпкә һәм югары уку йортына әзерләүгә тоткан чыгымнары еш кына гаилә бюджетына шактый суга.

«Балалы гаиләләргә ел саен 1 сентябрьгә түләү кертергә тәкъдим итәм. 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр укучыга - 28,7 мең сум. Югары уку йортлары һәм техникум студентларына - 14,3 меңнән 21,5 мең сумга кадәр», – дип белдерде парламентарий.

«Аз керемле гаиләләрдәге балаларга - 43 мең сум. 6 яшьтән 23 яшькә кадәрге бер инвалид балага еллык түләү - 50,2 мең, 28 яшькә җиткәнче 21,5 мең сум тәшкил итәргә тиеш», - дип аңлатты ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев