15 яшьлек укучы кызның умыртка сөяге сынган
Кеше һәм закон

15 яшьлек укучы кызның умыртка сөяге сынган

Бу хәлдән соң хокук саклау органнары мәктәптә тикшерү үткәрә.

Түбән Камада тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпнең өченче катыннан егылган. Бу хәл Түбән Каманың бер мәктәбендә кичә иртәнге унбер тирәсендә булган.

Тугызынчы сыйныф укучысы тәрәзә төбенә менгән, кәрнизгә чыккан һәм спорт залы түбәсенә кадәр җитәргә уйлаган. Кире кайтканда, кыз бала өченче кат биеклегеннән егылып төшә.

15 яшьлек укучы кызның умыртка сөяге сынган.

Бу хәлдән соң хокук саклау органнары мәктәптә тикшерү үткәрә.



Фото: ntr-24.ru

Чыганак


Нет комментариев