Егетләр телефоннарны комиссион кибетләргә саткан
Казанда полиция хезмәткәрләре 150 мең сумнан артык суммага 34 телефон урлаган өч егетне тоткарлаган, дип яза Татар-информ.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, июнь ахырында полициягә Совет районында урнашкан челтәр кибете вәкилләре мөрәҗәгать иткән. Кибеттән билгесез кешеләр бик күп смартфоннар урлаганлыгы ачыкланган.
Полиция хезмәткәрләре егетләрне чираттагы урлау вакытында җинаять өстендә тоткарлаган. Алар 17, 21 һәм 22 яшьлек өч егет булып чыккан. Алар үз гаепләрен тулысынча таныган.
Егетләр телефоннарны комиссион кибетләргә саткан. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев