Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

2024 елдан Татарстанда яшәү минимумы 13 135 сумга кадәр арта

Балалар өчен яшәү минимумы күләме 12 741 сумга кадәр үзгәрәчәк.

Татарстанда 2024 елга яшәү минимумы билгеләнгән. Ул 169 сумга артып, 13 135 сум тәшкил итә. Тиешле карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләме 14 317 сумга кадәр арттырыла (14 133 сумнан), пенсионерлар өчен ул 11 151 сум урынына 11 296 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, балалар өчен яшәү минимумы күләме 12 741 сумга кадәр үзгәрәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ноябрь ахырында карар проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза.

2023 елның сентябрендә кабул ителгән карарга үзгәрешләр кертелде. Бу версия буенча, 2024 елда Татарстанда җан башына яшәү минимумы 12 966 сум тәшкил итәргә тиеш булган. Шулай итеп, Татарстанда яшәү минимумы 2023 елга 916 сумга артачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев