2025 елда Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонд бүлеге 220 меңнән артык баланың ата-аналарына бердәм пособие билгеләде
Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм ул Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2026 елда ул 15 615 сумга тигез
2026 елның 1 гыйнварына төбәктә балалары булган 113 меңнән артык гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие алды. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга 26 млрд. сумнан артык акча юнәлтте.
Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (уллыкка алучыларның, опекуннарның/попечительләрнең) берсенә бирелә һәм кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә.
2026 елның 1 гыйнварыннан башлап гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме 8 хезмәткә түләүнең минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр әлеге түләүне алуга хокуклы.
Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм ул Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2026 елда ул 15 615 сумга тигез.
Моннан тыш, яңа елдан башлап гаиләнең җан башына туры килә торган кереме хисабында эш бирүчеләр тарафыннан бала туганда яисә уллыкка алынганда бер тапкыр бирелә торган матди түләүләр, шулай ук Курск өлкәсе халкына вакытлыча башка территорияләргә күчерелү белән бәйле түләнә торган айлык финанс ярдәм исәпкә алынмый.
Картлык буенча, туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия алу хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның җитди сәбәбе итеп санала. Исәп-хисап чорының 10 аенда керемнәр булмауның нигезле сәбәпләре булган очракта, нульле керемле гражданнарга бердәм пособие билгеләү кагыйдәсе элеккечә кала.
Шулай ук кирәкле минималь керемне билгеләгәндә, хезмәт хакыннан һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән алынган керемнәрдән (һәм башка эшчәнлек) тыш, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие исәпкә алына.
«Бердәм пособие Фонд тарафыннан, кагыйдә буларак, ай саен агымдагы айда алдагы ай өчен түләнә. Шулай итеп, республика халкы 2026 елның гыйнвар ае өчен яңа кагыйдәләрне һәм индексацияләнгән суммаларны исәпкә алып билгеләнгән беренче түләүләрне февраль башында алачак,» — дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев