Инвалид балаларның ата-аналарына 7 меңнән артык өстәмә ял көне өчен компенсация түләнгән
Ял көннәрен ай саен алып яки календарь ел өчен 24 көнгә кадәр туплап, берьюлы кулланып була
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары ай саен өстәмә 4 ял көненә хокуклы. Ял көннәре өчен эш бирүче ата-ананың уртача эш хакы исәбеннән чыгып түли, ә тотылган чыгымнарны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге каплый. Ел башыннан фонд бүлеге өстәмә ял көннәрен түләргә 297 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән.
Түләүле ял ата-аналарның берсенә бирелә, бу очракта икенчесенең рәсми рәвештә эшләү-эшләмәү факты исәпкә алынмый. Мәсәлән, әни бала карау буенча ялда булса яки вакытлыча эшләмәсә, тиешле дүрт ял көненнән эшләүче әти файдалана ала.
Өстәмә ял көннәрен рәсмиләштерү өчен ата-аналарның берсе (опекун яисә попечитель) эш бирүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ата-аналарның икесе дә рәсми рәвештә эшкә урнашкан очракта, гаризага икенче ата-ананың эш урыныннан өстәмә ял көннәрен кулланмавы яки өлешчә куллануы турында белешмә өстәргә кирәк. Ял көннәре әти белән әни арасында бүленергә яки икесенең берсе тарафыннан кулланылырга мөмкин.
Ял көннәрен ай саен алып яки календарь ел өчен 24 көнгә кадәр туплап, берьюлы кулланып була. Мондый көннәрне берьюлы алу графигын эш бирүче белән килештерергә кирәк. Җыелган ял көннәрен ел дәвамында куллану зарур, аларны киләсе елга күчереп яки акча белән компенсацияләп булмый.
«Өстәмә түләүле ял көннәре ел саен бирелә торган түләүле ял, хезмәт хакын сакламыйча алынган яисә 3 яшькә кадәрге бала карау буенча алынган ял чорында бирелми. Шул ук вакытта икенче ата-ананың 4 өстәмә түләүле ял көне алу хокукы кала», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социал фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев