2026 елда беренче балага ана капиталы артачак
Ана капиталының артуы турында РФ Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая сөйләде
2026 елда беренче бала туганда ана капиталы күләме хәзерге 690 266 сумнан 737 205 сумга кадәр артачак. Бу хакта РФ Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ» РИА Новостига сылтама белән.
РФ Социаль фонды бюджеты проекты нигезендә, 2027 елда беренче балага ана капиталы 766 693,3 сумга кадәр, ә 2028 елда - 797 361,03 сумга кадәр артырга мөмкин.
Элегрәк РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, яңартылган ана капиталы программасы декабрьдә тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев