2026 елда беренче балага ана капиталы ничә сум булачак?
Икенче балага, әгәр беренче бала өчен акча алынмаган булса, якынча 974 мең сум тәшкил итәчәк
Россия Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин 2026 елда ана капиталының күләме беренче балага якынча 737 мең сум булачак дип хәбәр итте. Ә икенче балага, әгәр беренче бала өчен акча алынмаган булса, якынча 974 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«1 февральдән ана капиталының күләме арттырылачак. Беренче балага ул 737 204 сумга җитәчәк, ә икенче балага, беренче бала өчен акча алынмаган очракта – 974 189 сум булачак», – диде Говырин.
Аның сүзләренчә, ана капиталы акчаларын торак сатып алуга яки төзүгә, белем алу өчен түләүгә, инвалид балаларны социаль яктан яраклаштыруга, шулай ук бала өч яшькә җиткәннән соң ата-ананың тупланма пенсия өлешен формалаштыруга юнәлтергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев