2026 елда Татарстанда яшәү минимумын мең сумга арттырырга ниятлиләр
Хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләме 16 430 сумнан 17 547 сумга кадәр артачак (үсеш - 1117 сум)
Татарстанда яшәү минимумын киләсе 2026 елда хәзерге 15 073 сумнан 16 098 сумга кадәр арттырырга ниятлиләр. Шул рәвешле, бу күрсәткеч 1025 сумга артачак. Бу хакта «Татар-информ» яза.
ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Үз чиратында, хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләме 16 430 сумнан 17 547 сумга кадәр артачак (үсеш - 1117 сум).
Шул ук вакытта, пенсионерлар өчен яшәү минимумы - 12 963 сумнан 13 844 сумга (881 сумга), ә балалар өчен 14 621 сумнан 15 615 сумга (994 сумга) кадәр артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев