5 мең татарстанлыга автомат рәвештә картлык буенча пенсия билгеләнгән
Пенсия нинди ысул белән китереләчәк – банк яки почта бүлеге аша – һәркем үзе сайлый
Быел 5560 татарстанлыга картлык буенча пенсия автомат рәвештә билгеләнгән. Моның өчен шәхси гариза бирергә һәм белешмәләр җыярга кирәкми. Мәгълүматны «Госуслуги» порталында шәхси исәп-хисап счетында тикшерү дә җитә. Белешмәләрне тикшергәннән соң теләүчеләр автомат рәвештә билгеләнергә ризалыгын раслый алалар, бу хакта хәбәр татарстанлының шәхси кабинетына киләчәк. Пенсия нинди ысул белән китереләчәк – банк яки почта бүлеге аша – һәркем үзе сайлый.
- Без дәүләт хезмәтләрен мөмкин кадәр уңайлы һәм тизрәк итәргә омтылабыз. Пенсияне автомат рәвештә билгеләү – мондый алымның ачык мисалы. Гражданинга клиент хезмәтенә килү һәм документлар җыю өчен вакыт сарыф итәргә кирәкми. Үз ИЛС мәгълүматларын тикшерү дә җитә һәм пенсия берничә сәгать эчендә рәсмиләштереләчәк, – дип шәрехләде Россия социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев