Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

55 яшьлек ир-ат ялган күрсәтмәләр биргән өчен суд каршында җавап тотачак

Ир-ат суд утырышында шаһит буларак катнашкан һәм гаепләнүченең җинаять кылуга катнашы булмавы турында ялган күрсәтмәләр биргән һәм аңа ялган алиби уйлап тапкан

Казанда яшәүче 55 яшьлек ир-ат ялган күрсәтмәләр биргән өчен суд каршында җавап тотачак, дип яза Татар-информ.

Тикшерү версиясе нигезендә, ул узган елның декабрендә суд утырышына чакырылган. Судта аның көчләү һәм наркотиклар сатуда гаепләнүче танышының эше каралган.

Ир-ат суд утырышында шаһит буларак катнашкан һәм гаепләнүченең җинаять кылуга катнашы булмавы турында ялган күрсәтмәләр биргән һәм аңа ялган алиби уйлап тапкан.

Әмма суд казанлының күрсәтмәләрен дөреслеккә туры килми дип бәяләгән һәм гаепләү белдерелгән ир-атны гаепле дип таныган. Шуннан соң тикшерү органнары шаһитне җаваплылыкка тарткан.

Җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев