82 яшьлек хатын-кыз мошенниклар курьерына 550 мең сум акча биргән
Полиция хезмәткәрләре мошенникларның телефоннары Коми Республикасында, Краснодар һәм Красноярск крайларында, шулай ук Самара өлкәсендә теркәлгәнлеген ачыклаган
Чаллыда яшәүче 82 яшьлек хатын-кыз мошенниклар курьерына 550 мең сум акча биргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Курьерның таксист булуы ачыкланган («Татар-информ»).
Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, 82 яшьлек әбигә берничә аферистлар тапкыр шалтыраткан. Мошенниклар аның кызы, имештер, юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм проблеманы хәл итү өчен ашыгыч рәвештә акча кирәк, дип хәбәр иткән. Пенсионер аферистларга ышанган һәм аларның курьерына ярты миллион сумнан артык акча биргән. Соңрак ул кызының бернинди авариягә дә эләкмәвен ачыклаган.
Әлеге факт буенча мошенниклык турында эш кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре мошенникларның телефоннары Коми Республикасында, Краснодар һәм Красноярск крайларында, шулай ук Самара өлкәсендә теркәлгәнлеген ачыклаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев