Әлфия Тәкиевага Рәхмәт хаты тапшырылды
Кеше һәм закон

Әлфия Тәкиевага Рәхмәт хаты тапшырылды

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия Әлфия Тәкиевага битараф җаваплы карашы өчен рәхмәт белдерә

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында Әлфия Тәкиева бүләкләнде. Аңа балигъ булмаган баланың җәмәгать тәрбиячесе булып эшләгән өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау системасында җәмәгать тәрбиячеләренең ролен бәяләп бетергесез. Бу яшүсмер өчен терәк була торган кешеләр, аңа дөрес юл табарга, аны ишетүләрен һәм кадерләүләрен тоярга ярдәм итәләр. Эш гаилә, мәктәп, социаль хезмәтләр һәм комиссия белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла: контрольдә тоту гына түгел, ә балага көчле якларны ачарга, җаваплылыкка өйрәнергә һәм перспективаларны күрергә ярдәм итү мөһим.

Әлфия Илгиз кызы укучысы белән эшендә сизгерлек, сабырлык һәм эзлеклелек күрсәтте. Аның тырышлыгы-киләчәккә өлеш кертү: яшүсмер ярдәм сизгәндә, аңарда укырга, үсәргә һәм планнар төзергә мотивация туа.

Нәкъ менә шундый тарихлар профилактиканың формаль хисаплар түгел, ә көндәлек кеше эше булуын күрсәтә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия битараф булмаган гражданнарның балалар язмышында катнашуының әһәмиятен ассызыклый һәм Әлфия Тәкиевага битараф булмавы һәм җаваплы карашы өчен рәхмәт белдерә.


Нет комментариев