Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

“Арбор” җәмгыятендә булган бәхетсезлек очрагында кем гаепле?

Бүген район башкарма комитеты бинасында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координацион советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта 14 август көнне "Арбор" җәмгыятендә булган бәхетсезлек очрагы хакында сөйләшенде.
Исегезгә төшерәбез 14 август көнне "Арбор" җәмгыяте слесаре 1977 елгы Владислав Степанов иртәнге сәгать 7 тула 15 минутта эшкә килә.7ләр тулгач хуҗалыкның баш агрономы Марат Гәлләмов эш машинасы белән комбайнчыларны һәм слесарьларны кырга илтә. Комбайннарга техник күзәтү ясалганнан соң 7.30да эшкә керешәләр. Сәгать тугызынчы яртылар тирәсендә Степановның су эчәсе килә башлый. Ул А.Владимировның комбайн кабинасында термос белән кайнар чәй барлыгын белеп, техника янына килә. Степанов хәрәкәт итүче комбайн баскычына сикереп менмәкче була, әмма аяклары таеп китеп, комбайн астында кала. Комбайнчы Владимиров Степановны күрми, эшләвен дәвам итә. Зыян күрүчене басу читендә торучы Хәкимов дигән икенче слесарь күреп ала. Ул тиз генә ярдәмгә кешеләр чакыра. Степановка тиз арада беренче ярдәм күрсәтелә һәм район үзәк хастаханәсенә озатыла. Табиблар аңа "Сочетания сельхозтравмв. Травматический шок 3 степени" дигән диагноз куялар. Бүгенге көндә Владислав Степанов республика клиник хастаханәсендә дәвалану уза.
Әлеге бәхетсезлек очрагы турында иң элек район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Ришат Нуриевка хәбәр ителә. Ул исә үз чиратында тиешле органнарга хәбәр сала. Дәүләт хезмәт инспекценә әлеге очрак турында 15 августта хәбәр ителә. Комиссия төзелә һәм тикшерү эшләре башлана.

Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координацион совет әгъзалары түгәрәк өстәл артында "Ни өчен мондый хәл килеп чыккан?" дигән сорауга җавап эзләделәр. "Арбор" җәмгыятенең баш агрономы аңлатып узганча, хезмәткәрләр белән белән инструктажлар вакытында үткәрелгән, эш сәгатьләре башланганчы һәркөн саен кабат аңлату эшләре алып барылган.

Инструктаж буенча слесарьлар комбайннар ватылган очракта техника янына бары туктап беткәч кенә барырга тиеш. Ә су эчәсе килү һәм хәрәкәт иткән комбайнга менү хезмәт вазыйфаларына керми. Димәк, бу очракта слесарь Степанов бик зур хата ясый һәм әлеге адымы өчен сәламәтлеге белән җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250